Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр

Чаллыда кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерү фаразы буенча, Ижевскида яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз Чаллы кибетләренең берсендә җиһаз сату өчен арендага мәйдан алган. Дүрт кешедән торган гаилә карават сатып алу өчен шул кибеткә килгән.

Әти-әнисе һәм олы кызлары җиһаз сайлаганда, биш яшьлек малай демонстрация өчен куелган ике ишекле шкаф янына килгән. Тиешенчә беркетелмәгән шкаф бала өстенә ауган. Малай авыр җәрәхәтләр алган.

«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү төгәлләнгән: тикшерү фирма хуҗасы җиһазны куркынычсыз итеп урнаштырмаган дип саный.

Тикшерүчеләр дәлилләрне шактый җыйган. Гаепләү карары белән расланган җинаять эшен судка җибәргәннәр. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-10-2020/challyda-kibett-sabyy-sten-shkaf-augan-i-az-firmasy-hu-asyn-h-kem-it-ch-kl-r-5780561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X