Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе елда Төркиядә кунакханәләр бәясе 15 процентка арта

2019 елда кунакханәләргә бәяләр 10-15 процентка артачак, дип хәбәр итә Coral Travel директоры Эрджюмент Юналан.

Ул бәяләрнең үсүен монда ял итәргә теләүчеләр саны күп булуы белән аңлата, дип яза Информинг.Ру.
«Узып баручы елда Төркия кунакханәләрендә ял итүчеләр бик күп булды һәм бу хәл хәзер дә саклана, шунлыктан бәяләр артачак», — дип белдерә Юналан.
Аның сүзләренчә, 2018 ел башында Төркиядә ял итү бәяләре 15-30 процентка арткан иде инде. Шуңа да карамастан курортларда ял итәргә теләүчеләр саны кимемәде. Шул ук вакытта, бәяләр артуга карамастан, номерларны арендалау бәяләре Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кризисы вакытындагыга караганда кимрәк иде.


http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев