Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коелган алма әрәм булмасын дисәң

Быелгы җәй алма күп булуы белән тагын сөендерә. Әмма шунысы бар, күз явын алырдай матур алмаларның шыпылдап җиргә коелуына, бакчасында алмагачлары булган һәркем борчыла. Аларны кая куеп бетермәк кирәк?

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең  Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина шушы хакта үзенең киңәшләре белән уртаклаша.

Бу өлкәдә белгеч буларак, коелган алмаларны ничек файдалы итеп куллануның кимендә биш төрле ысулы булуын әйтә. Аның беренчесе, алмаларны агачларга черемә ясау өчен, черемә-компост чокырына салырга кирәк, чөнки бу җимешләр чын мәгънәсендә углевод чыганагы. Әмма алма –ул әчкелтем, туфракны да әчетмәсен өчен аны акбур белән эшкәртергә кирәк. 10 кило алмага 100 грамм күләмендә акбур җитә.

Икенче файдалы ысул-алма карлыган, крыжовник куакларына бик кирәкле  ашлама була ала . Моның өчен куаклар утырту өчен чокыр казып, көзен шунда алмаларны салырга, өстен салам, яисә вакланган печән белән каплап, күмеп куярга кирәк.  Ә яз көне шул урынга инде яшь үсентеләр утыртырга була.

Өченче юл – алманы  өстенә 20 сантиметр күтәрелерлек итеп су салып,  әчеп чыкканчы тотарга, аннан кояшлы урынга куеп торырга, ул сыек ашлама булачак. Әмма сибәр алдыннан аңа су кушарга кирәк, чөнки ул бик нык концентратлашкан була.

Шулай ук алмадан коры ашлама да ясап була. Аны вак итеп турап куак төпләренә салу файдалы, бераз тирес белән аралаштырып сибәргә, өстен туфрак белән капларга кирәк.

Коелган алмадан файда күрүнең тагын бер бөтен кеше белгән ысулы- малларга ашату. Аларның төп туклану ризыкларына алма кушу бик файдалы, чөнки алма – маллар өчен дә витаминнар чыганагы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев