Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус сәбәпле, Башкортстанда җиде районга һәм шәһәргә керү чикләнде

Коронавирус сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Югары дәрәҗәдәге әзерлек» режимын кертү турындагы боерыкка янә үзгәрешләр кертте. Документта республиканың җиде районына керү чикләнү турында әйтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

 

Чикләү Күмертау, Салават, Илеш, Ишимбай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына кагыла. Чит ил һәм Россия кешеләре, бу районнарда яшәми торган башка кешеләр өчен әлеге урыннарга бару һәм анда хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнә.

Бары тик ашыгыч очраклар, эш урынына бару һәм махсус хезмәтләр (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һ.б.) хәрәкәте генә искәрмә булып тора.

Район һәм шәһәр хакимияте башлыкларына вакытлыча урнашу пунктлары оештырырга, аларны медикамент, азык-төлек һәм сак белән тәэмин итәргә тәкъдим ителә. Чаралар үтәлешен Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Росгвардия вәкилләре күзәтәчәк, диелә хәбәрдә..

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/19-09-2020/koronavirus-s-b-ple-bashkortstanda-ide-rayonga-m-sh-rg-ker-chikl-nde-5772754

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X