Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус йоктыру куркынычы көчле булганнарга вакцина ясау башланды

Коронавирус йоктыру куркынычы аеруча көчле булган кешеләргә, аңа каршы прививканы язга кадәр ясап бетерергә планлаштыралар, бу турыда Кулланучылар хокукы һәм кеше иминлеге өстендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“ Беренче чиратта сәләмәтлек саклау, белем бирү өлкәсендә, эшләре транспорт йөртү белән бәйле кешеләргә прививка ясалачак, чөнки, бу төркем кешеләрендә вирус йоктыру куркынычы бик көчле,болар арасына сәләмәтлек саклау Министрлыгы тагын берничэ төр һөнәрне керткән,” – диде ул.

     “Ковид – 19”га каршы булган  “Спутник V” вакцинасын кертү әле башланды гына,  Татарстанга ул 2,9 мең  доза китерелде,   медицина хезмәткәрләренә инде аны ясыйлар, ә “ЭпиВакКорона” препаратын ел башында көтәләр.

   “Вакцина ясау әле башланды гына, хәзергә ул бик акрын бара, әмма,беренче чиратта прививка ясатырга тиешле төркем оешып беткәч,бу эшне 2 – 3 атна эченедә  төгәлләргә  планлаштырабыз,” – диде сәләмәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев