Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Корылтайда Татарстан мөфтие, шулай ук Татарстанның Баш Казые сайланды

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлары берничә вәкаләтне сайлады.

Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды.  Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелгән.

Камил хәзрәткә 36 яшь. Ул — Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. Өйләнгән, 4 бала атасы. 

Алдагы дүрт елда Татарстан Республикасы Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булачак. 2021 елның 27 гыйнварында узган Диния нәзарәте Пленумы карары белән кандидат булып Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелгән. Аның кандидаты 30 мөхтәсибәт җыелышында тәкъдим ителгән.

«Ышанычыгыз өчен бик зур рәхмәт. Инде яшь тә бара. Аллаһ риза булсын. Берәү „казый итеп сайланды исә, пычаксыз суелды“ дигән иде. Аллаһка ташырдык», — диде Җәлил хәзрәт.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев