Реклама
Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый -...
Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән.
Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый - алар юл читендә бәрелешә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз