Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет булуга карап кына киметелмәячәк

Республикада бизнес, хезмәт оешмаларының күпчелегендә ковидка каршы кискен чикләүләр юк

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелегендә инде коронавируска каршы иммунитет булса да, ковидка каршы кагыйдәләр алга таба да үз көчендә калачак, бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. "Бездә коронавируска каршы кискен чикләүләр юк, билгеле булган тыюлар гомуми туклану урыннары, рестораннар, аеруча төнге клубларның эшенә генә кагыла, бизнесның башка тармаклары, ковидка каршы булган кагыйдәләр үтәлсә, аерым чикләүләрсез эшли ала. Татарстанлыларның яртысыннан артыгында бу чиргә каршы тора алучы тәнчекләр булса да - бу әле коронавирусны җиңдек дигән сүз түгел, саклык чаралары турында онытырга ярамый," - диде ул. Иммунитет күпмедер вакыттан соң югалырга, кеше янә  чир йоктырырга мөмкин, мондый очракта табиблар вакцина ясау кирәген әйтәләр 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев