Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда түбәсе янган йортта ир-ат мәете табылган

Әлмәт районында түбәсе янып беткән йортта ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Кәләй авылында янгын кичә төн уртасында чыккан. Урынга полиция, медицина хезмәкәрләре, авария хезмәтләре һәм 65, 9, 15нче янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә килеп җиткән.

Күршеләре янгын сүндерүчеләргә йорт хуҗасының өй эчендә калган булу ихтималын әйткән.

Янгын сүндерүчеләр утны ун минут эчендә сүндергән. Эзләү барышында идәндә аңсыз яткан 60 яшьлек ирне тапканнар. Табиблар аның үлемен раслаган.

Ут йорт түбәсен юкка чыгарган, өлешчә стеналар янган. Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/10/180549/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев