Күрше шәһәр күлендә 32 яшьлек ир-ат баткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәр күлендә 32 яшьлек ир-ат баткан

Әлмәт шәһәре күлендә 32 яшьлек ир-ат баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Әлмәт шәһәре күлендә ир-атның батуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.

Коткаручылар сулыкны тикшереп чыккан. Алар ярдан 100 метр ераклыкта ир-атның мәетен тапканнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/28/168674/


Нет комментариев