Күрше шәһәрдә үзенчәлекле Сабан туе узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәрдә үзенчәлекле Сабан туе узачак

20 июльдә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Игелекле Сабантуй” мәдәни-спорт бәйрәме булачак.

Чара иртәнге 8 сәгатьтә шашка һәм шахмат ярышлары белән башланып китәчәк. Сәгать 9 да спорт ярышлары, төрле спорт уеннары, мәдәни-массакүләм чараларга старт биреләчәк. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 10.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 11.00 сәгатьтән ТРның атказанган артисты Закир Шаһбан концерты башлана. Барлык теләүчеләрне паркта көтеп калалар.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/lmtt-yan-sabantuy

фото:https://tonkosti.ru


Нет комментариев