Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күршесен коткарган өчен Фларид Садриев Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов янган йорттан ир-атны коткарган 15 яшьлек мәктәп укучысы Фларид Садриевны котлады.

 

Тантаналы чара Урмышлы мәктәбендә узды. Исегезгә төшерәбез, 23 февральдә кич белән Урмышлы авылында шәхси йортта янгын чыкты. Урынга беренчеләрдән булып җирле янгын сүндерү сагының ике бүлеге килде, алар  килгән вакытта йорт тулысынча ут белән чолгап алынган иде. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә беркем дә юк, дип сөйләделәр.

15 яшьлек Фәрид Садриев һәм аның 56 яшьлек әтисе йортның януын күреп алган. Ир янгын сүндерүчеләрне каршы алырга йөгерә, ә малай бинага ташлана. Яшүсмер төтен суырылган залда янган телевизорны күреп ала, идәндә күршеләре ята торган була. Егет аны  өйдән алып чыга, ә тышкы яктан башка шаһитлар аңа коткаручыны якындагы йортка күчерергә ярдәм итә, анда зыян күрүчегә фельдшер ярдәм итә.

 Рәгать Хөсәенов батыр егет - Фларид Садриевка  Лениногорск муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатын, «Татарстан АССР»ның 100 еллыгы истәлек билгесе һәм актив гражданлык позициясе, кешене янгында коткарганда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ноутбук тапшырды.

Муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хаты белән  Фларидның әтисе - Рамдис Бадгутдинов бүләкләнде.

Фларид  Урмышлы  мәктәбенең 8 нче сыйныфында укый, бик хезмәт сөючән, актив, «Юнармия» отряды командиры булып тора.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/photoreport.htm/photoreport/6268619.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев