Куакбаш авылы мәдәният йортында солдатны армиягә озаттылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы мәдәният йортында солдатны армиягә озаттылар

Армиядә хезмәт итеп кайту - намус һәм вөҗдан эше.

Күптән түгел Куакбаш авылы мәдәният йортында солдатны армиягә озату уңаеннан тематик дискотека үткәрелде. Куакбаш егете Рияз Галиуллинны армиягә озату уңаеннан үтте ул.

Рияз – мәдәният йортында уза торган чараларның актив катнашучысы. Ул көрәшче дә, актерлык осталыгы да бар.

Булачак солдат – Риязга исән-сау хезмәт итеп кайтуын, уңышлар теләделәр. Чарага егетнең дуслары, якыннары килгән иде.

Әти-әнисе, энесе, сеңелесе, туганнары, якыннарына риязны шатлык белән каршы алырга да язсын.

 

фотолар: Куакбаш мәдәният йортыннан


 


Нет комментариев