Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбашта – яңа авыл җирлеге башлыгы

Шушы көннәрдә Куакбаш мәдәният йортында авыл җыены үтте. Иң сөендергәне: зәмһәрир суыктан курыкмыйча, авыл халкының дәррәү булып җыенга килүе булды. Зал шыгрым тулы иде. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рушания Әхмәтҗанова 2013 елда башкарылган эшләргә исәп-хисап ясады. "Маркс" хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев һәм әле бер ай чамасы элек кенә авыл җирлеге...

Шушы көннәрдә Куакбаш мәдәният йортында авыл җыены үтте. Иң сөендергәне: зәмһәрир суыктан курыкмыйча, авыл халкының дәррәү булып җыенга килүе булды.
Зал шыгрым тулы иде. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рушания Әхмәтҗанова 2013 елда башкарылган эшләргә исәп-хисап ясады. "Маркс" хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев һәм әле бер ай чамасы элек кенә авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган Әзһәр Әбүзәр улы Галиевның чыгышларын тыңлап уздык. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин авыл халкының сорау-үтенечләренә җавап бирде. Районыбызның төрле оешмаларыннан да вәкилләр килгән иде, алар да үз сүзләрен әйтеп узды. Күп еллар авылыбызны Мәрвә Габит кызы Мифтахова җитәкләде. Әмма аяусыз каты авыру аны арабыздан вакытсыз алып китте. Халык авыл урамнарының берсен Мәрвә исеме белән атарга дигән карарны бертавыштан кабул итте. Мәрвә апаның урыны җәннәттә булсын, без аны мәңге онытмабыз.
Яңа хуҗабыз Әзһәр Әбүзәр улына эшендә уңышлар телибез. Бердәм булып, кулга кул тотынып, халык мәнфәгатен кайгыртып, нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын дигән изге теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куакбаш