Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кычыткан - мең авырудан дәва

Кычыткан бар җирдә үсә, бакчада күпме кырсаң да, тамырлары шулкадәр яшәүчән, ул барыбер тишелеп чыга

Евпропада аны культуралы үсемлек итеп үстерәләр. “Кычыткан җиде табибны алыштыра”, ди халык. Аның шифасын борынгыдан белгәннәр. Кычыткан яфрагы аскорбин кислотасы, каротин, К,  В2, В3 витаминнары, магний, фосфор, тимер, кырмыска, фолий, серкә кислоталарына бай. Яшь яфракларында С витамины лимоннан күбрәк, ул каротин микъдары буенча кузгалак, сырганак, кишердән калышмый. Шунысы игътибарга лаек, кычытканның үзлекләре  термик эшкәртүдән соң кимеми. Шуңа май кычытканыннан сихәтле аш ашап калырга тырышулары гаҗәп түгел. Шул ук вакытта кычытканны кышын файдалану өчен аны киптереп алырга киңәш ителә.
Кычыткан ялкынсынуга каршы тора, иммунитетны күтәрә, үт суын куа. Кан агуны туктату, канны оету үзлеге дә бар, көчле җәрәхәтләр булганда, күрем нык килгәндә, гинекология авыруларыннан да булыша. Азканлыктан файдалы, гемоглобинны күтәрә, эритроцитларны арттыра. Кычытканда секретин (кандагы шикәрне җайга сала) матдәсе бар.
Косметологиядә дә булыша: кавыкны бетерә, чәчләрне ныгыта, үстерә. Кычыткан чәчәге бетчәне бетерә. Аның өчен 4 аш кашыгы кычыткан чәчәген 1 литр кайнаган суга салып, 3—40 минут томалап төнәтергә һәм сөзәргә. Көнгә өч тапкыр 1 әр стакан эчәргә. Төнәтмә аллергия, экзема, кара бетчәләрдән ярдәм итә, тирене чистарта.

Исегездә тотыгыз: кычытканның  канны оету үзлеген онытмагыз. Бу үсемлек каны куе булган, тромбофлебит, атеросклероз, варикоз, гипертониядән интегүчеләр өчен зыянлы. 

 

"Ирек мәйданы"нан

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев