Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Филиппиндагы бүлеге вәкиле билгеләп үткәнчә, Кытайдан читтә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Известия» яза.
Оешма вәкиле хәбәр иткәнчә, Уханядан килгән 44 яшьлек ир-ат утрау дәүләте территориясендә авыру ачыкланган икенче кеше булган.
Пациентта ютәл, эсселек һәм тамак авыртуы күзәтелгән, ул 1 февральдә вафат була. Сәламәтлек саклау департаменты хәзер авыру белән кемнәр элемтәгә кергән булганлыгын билгели.
Россиядә Төмән өлкәсендә һәм Байкал аръягы краенда 2019- nCoV коронавирус белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Байкал аръягы краенда госпитальгә салынган Кытай гражданины инде терелә башлаган, дип сөйләде кичә Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Лапа.
Нет комментариев