Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызамык авыруы киң таралу сәбәпле прививка ешрак ясата башлаганнар

Башкортстанда яшәүчеләр кызамык авыруы киң таралу сәбәпле прививка ешрак ясата башлаган, дип Роспотребнадзорның төбәк идарәсендә билгеләп үттеләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

 

Әгәр ел башында кызамыкка каршы прививка ясатмаган 2687 бала теркәлгән булса, бүгенге көндә инде аларның 66 процентына укол кадаганнар. Бу процедураны үтмәгән олыларның (3842 кеше) 96,5 проценты вакцинация ясаткан.

«Вакцина кызамыкка каршы бердәнбер нәтиҗәле чара санала. Шунлыктан прививка ясатмаган һәм моңа кадәр кызамык белән авырмаган кешеләргә вакцинация узарга киңәш ителә», — ди эпидемиологлар.

18 июньнән 14 августка кадәр Башкортстанда кызамык авыруының 22 очрагы теркәлгән. Аларның 13е – балалар. Әлеге чирдән үлүчеләр дә бар.

http://maydan.tatar/bashkortstanda-yasheucheler-kyzamyk-avyruy-kin-taralu-sebeple-privivka-eshrak-yasata-bashlagan/

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев