Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ландыш" лагеренда Әти-әниләр көне үтте (ФОТОЛАР)

Кичә "Ландыш" лагеренда зур бәйрәм - Әти-әниләр көне узды. Гадәттәгедән соңрак уздырылу сәбәпле, әлеге көнне лагерьдә ял итүче балалар өчен икеләтә көтеп алынган булды. Бу көнне әти-әниләргә лагерь территориясенә керергә рөхсәт ителә (башка елларны корпус эченә үтеп, балалар яшәгән бүлмәләрне дә карарга була иде, быел ул тыелган). Барлык отрядлар килгән...

Кичә "Ландыш" лагеренда зур бәйрәм - Әти-әниләр көне узды.
Гадәттәгедән соңрак уздырылу сәбәпле, әлеге көнне лагерьдә ял итүче балалар өчен икеләтә көтеп алынган булды. Бу көнне әти-әниләргә лагерь территориясенә керергә рөхсәт ителә (башка елларны корпус эченә үтеп, балалар яшәгән бүлмәләрне дә карарга була иде, быел ул тыелган).
Барлык отрядлар килгән кунаклар өчен зур концерт әзерли. Ул "Ракушка" дип аталган урман итәгендә урнашкан сәхнәдә уза. Гадәттә, концерт ниндедер темага туры китереп әзерләнә. Бу юлы ул Экология елына багышланган иде. Сәхнәдә күрсәтелгән номерлар табигатьне саклауга, кош-корт һәм хайваннарны кыерсытмаска өндәде.
Балалар бик кызык итеп Кызыл китапка кертелгән тигрлар турында да, балык тотканда закон бозган браконьерларны нинди җаза көтәсе икәнен дә, сугыш кырларында солдатлар белән бергә җиңү яулаган этләр турында да, илебезнең бай табигате турында да сөйләп кенә түгел, җыр һәм бию аша җиткерде.
Әти-әниләрнең күңеленә концерт бик хуш килде.
Лиана Габидулина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: родительский день лагерь