Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ленининогорскилыларга Йолдызнамә (24.06- 30.06)  

безне ниләр көтә?


КУЧКАР (21.03-20.04)лар мөмкинлек булса, ял алып, сәяхәткә кузгалыгыз. Өйдә генә утырмагыз, командировкаларга чыгарга була. Җәйге ялны алып каядыр китәргә була. Дусларыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз. Килешүләр төзү, җитди сөйләшүләр алып бару өчен  дә уңайлы атна.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар акча җитмәү өйдә тавыш чыгуга китерә ала. Зур чыгымнарны алдан планлаштырып, бергәләп хәл итегез. Эш күп, соңрак аның өчен түләү дә булачак. Эштә авырлыклар туса, хезмәттәшләрегез ярдәм кулы сузар. Яңа эш башламый тору хәерлерәк.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр сез игътибар үзәгендә. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз. Үз көчеңә ышанырга, актив булырга кирәк. Хыялларыгызның чынга ашу вакыты җитте.Атнаның икенче яртысында көтелмәгән урыннан керем алачаксыз. 

КЫСЛА (22.06-22.07) лар сезгә хәзер тынычлык кирәк. Үзегез генә калып, алга таба ничек яшәргә икәнен уйларга, планнар төзергә була.Эштә дә активлыкны киметегез, сезгә ял кирәк. Эш урыныннан канәгать булмасагыз, яңасын эзләп карагыз. Рухи халәтегезгә игътибарлырак булыгыз, стресстан сакланырга кирәк.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар танышыгыз, очрашыгыз. Язмыш үзе таныштыра, кавыштыра. Бу атнага планлаштырылган эшләрне кичектереп торырга туры киләчәк. Карьера үсеше ихтимал, башка эшкә күчү турында кызыклы тәкъдимнәр  булачак.

 КЫЗ (23.08-22.09)лар ике арага шик, көнчелек кертмәгез. Бер-береңә ышану булганда, яшәве җиңелрәк. Бер-берегезне юкка гаепләмәгез. Эштә уңышлы вакыт. Ялларыгызны гаиләгез белән үткәрегез. Якыннарыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр күп вакытыгыз эштә уза, ялгызлар парын да шунда табарга мөмкин. Гаиләлеләргә өйдәге тынычлыкны саклау өчен тырышырга туры килә.Бу атнада финанс мәсьәләләре уңай хәл ителә. Торак мәсьәләсен хәл итү, өйдә ремонт башлау өчен дә уңышлы вакыт.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар холкыгызга би ук туры килмәсә дә, юл куярга өйрәнегез. Күптән низагта булган кешегез белән араларыгыз якыная.  Тик дуслашуга беренче адымны сезгә ясарга туры киләчәк. Эштәге тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Җитәкчегездән кызыклы тәкъдим булачак.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар  кәефегез төшкәндә дә, үзегезне кулда тотыгыз. Бик тиздән барысы да үзгәрәчәк. Эштә хезмәттәшләрегез белән килешеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, акыллырак булыгыз.Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк, үз көчегезгә ышаныгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр эштә тыгыз вакыт, аның нәтиҗәсе  соңрак күренәчәк.  Эшне план белән башкарганда, барысына да өлгерә алачаксыз. Өйдә ремонт башларга ярый. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк, табибларга күренүне сузмагыз.  Сез барысына да кирәк.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар күптәнге планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Актив һәм тырыш кешеләр уңышка ирешәчәк. Гаиләгез белән ялга китә аласыз. Шулай ук бу атна очрашулар, яңа дуслар табу, эшлекле аралашулар өчен уңай вакыт. 

БАЛЫК (19.02-20.03)лар өлкән яшьтәге туганнарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Эштә мөһим кәгазьләргә кул куйганда игътибарлы булыгыз. Бу атнада диета тота башласагыз да ярый. 
 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев