Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск архив бүлегендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсының муниципаль этабы үтте

Әлеге конкурс ел саен Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә.

Жюри игътибарына 8 гаиләнең архивы тәкъдим ителде. Жюри составында мэрия, туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге һәм Мәгариф идарәсе вәкилләре иде.

Алар конкурска тәкъдим ителгән һәр гаиләнең документларын, фотосурәтләрен карады. Леиногорск архив бүлеге начальнигы Наталья Максимова кыскача һәр гаиләнең архивы белән таныштырып барды.

Тапшырылган документлар арасында Татарстанның атказанган табибы Марат Хәмидуллинның материаллары да бар. Ул озак еллар Лениногорск үзәк район хастаханәсен җитәкләде. Шәһәр һәм район сәламәтлек саклау өлкәсе өчен күп өлеш керткән шәхес. Ул җитәкчелек иткән елларда 50ләп табиб гаиләсе фатир алу бәхетенә ирешкән. Күпсанлы документлар, грамоталар аның эшен чагылдыра. Марат Габбасовичның истәлеге хәтерләрдә саклансын дип, хатыны Әнисә Хәмидуллина гаилә архивын даими саклауга тапшырырга булган.

Монда шулай ук сәнгать остасы - Анатолий Левлюх, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Заветы Ильича” газетының элеккеге мөхәррире Николай Игнатьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов материаллары да бар.  Ветеранның документларын оныгы архивка тапшырган. Александр Николаевич фронтта яралыларны сугыш кырыннан эвакуацияләүдә катнашкан. 

“Җигүле этләр белән яраланган сугышчыларны алып чыга торган булган. “Кызыл Йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән”, - дип таныштырды Наталья Максимова.

Гаилә әгъзалары архивка тапшырыр алдыннан, зур эш башкарган, барлык документларны барлаганнар, саклаганнар.
“Без бу архив документларын мәктәп укучыларына экскурсия вакытында күрсәтәбез, сөйлибез. Күргәзмә итеп ясап куябыз. Гаиләгә кагылышлы тархи кына түгел бит болар, ә шәһәр һәм район тарихы да монда”, - ди Наталья Максимова.  
 
Жюри архив материалларының төрлелеген, алардагы мәгълүматны, һәрбер шәхеснең шәһәр һәм район үсешенә керткән өлешенең чагылышын бәяләде. Республика этабында катнашу өчен өч эшне сайлап алдылар. Республика этабы 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урынга – 30 мең сум, өченче урын 20 мең сум алачак. Документларның төп нөсхәләре Татарстан Архив фонды составына кертеләчәк һәм республика дәүләт архивына саклауга тапшырылачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев