Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе автомобильле булды, ТР ПРезиденты тапшырды

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына катлаулы эпидемиологик шартларда узган елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән", - диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды. Шул исәптән безнең районга да.

Фотолар: https://president.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев