Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалар китапханәсенә Казаннан кунаклар килде

15 нче июль көнне #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы VIII бәйгесе башланып китәчәк.

21 көн дәвамында һәр кеше үзендә яхшы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра, үзен сыный һәм уңышларга ирешә ала.

Шул уңайдан,  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк  балалар китапханәсендә мәркәзебез Казан шәһәреннән әдәби марафонны оештыручылар  Гөлнара Гатауллина һәм Ләвисә Фаттахова  катнашында бик файдалы һәм күңелле очрашу үткәрелде.

Чара барышында мөхтәрәм кунакларыбыз әдәби марафон турында сөйләделәр, төрле файдалы мастер - класслар үткәрделәр. Очрашу моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.

«Сагыш - моңны таратучы назлы тел» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә һәр кешенең күңеленә хуш килде.

Ләйсән Галимова, балалар китапханәсе методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев