Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт. Итле, бәрәңгеле запеканка

Кирәк булачак: 1,3 кг бәрәңге, 500 г фарш, 2 суган, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы каймак, 150 г сыр, кара борыч, тоз. Пешерү тәртибе: 1.Бәрәңгене чистартабыз. 2.Лавр яфрагы салынган тозлы суда бәрәңгене пешерәбез. 3. Суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. 4. Суган...

Кирәк булачак:

1,3 кг бәрәңге, 500 г фарш, 2 суган, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы каймак, 150 г сыр, кара борыч, тоз.


Пешерү тәртибе:

1.Бәрәңгене чистартабыз.

2.Лавр яфрагы салынган тозлы суда бәрәңгене пешерәбез.

3. Суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз.

4. Суган янына фарш, тоз, борыч кушабыз.

5. Пешкән бәрәңгене изәбез.

6. Майланган табага бәрәңге измәсенең яртысын тигез итеп салабыз.

7. Бәрәңге өстенә фарш салына.

8. Янә бәрәңгене салып бетерәбез һәм кашык белән тигезлибез.

9. Бәрәңге өстен каймак белән майлыйбыз һәм сыр сибәбез.

10. Запеканка 180 градус кызулыкта 40 минут пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X