Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск имам-мөхтәсибен Әлмәткә билгеләделәр

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды.

Дин әһелләре белән очрашты. Очрашу барышында көн тәртибендә төп сорау булып Әлмәттә мөхтәсиб вазифаларын вакытлыча башкаручыны билгеләү иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөхтәсибәтен җитәкләүне Устав таләпләре нигезендә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга тапшырырга тәкъдим итте. Имамнар Исмәгыйль хәзрәтнең кандидатурасын хуплады. Мөфти хәзрәтләре аңа яңа эш урынында, динебезне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләребезне үстерүдә уңышлар теләде.

  • Исмәгыйль хәзрәт Лениногорскида 2007 елдан имам-мөхтәсиб булып торды.

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте

фотолар: http://dumrt.ru/ru/news/news_25842.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев