Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Лениногорск-информ" филиалы социаль челтәрләрдә коронавируска каршы флешмобка кушылды

Бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә, Татарстан халкы социаль челтәрләрдә Covid-19 коронавирусына каршы флешмоб оештырды.

 

Акциядә катнашучылар бөтен кешегә дә иминлек теләп, социаль челтәрләрдә бәхетле фотолар урнаштыра башлады.

Аларны #воВсе32 һәм #мечтайсомной дигән хештеглар белән дә билгеләп куя.

Флешмобның максаты — бүген дөньяда таралган коронавирус аркасында карантинда утырган кешеләргә һәм, гомумән, якыннарыңа иминлек теләп, елмаю бүләк итү.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов #воВсе32 акциясенә кушылды. Инстаграм челтәренә фото урнаштырды.

Без - "Лениногорск-информ" филиалы да әлеге акциядән читтә калмадык. Бәхет көнен позитив рухта башладык.

Һәркем бәхетле булсын.

  • Акциянең инициаторы — «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев