Лениногорск кибетләрендә снюс табылган
Лениногорскиның Роспотребнадзор территориаль бүлеге шәһәрнең сәүдә нокталарында тәмәкесез никотинлы продукциянең реализацияләнүен ачыклау максатында планнан тыш тикшерү уздырды.
Аның нәтиҗәсендә закон бозу факты ачыкланды.
Роспотребнадзор бүлеге хезмәткәрләре узган елның декабрь аенда уздырган тикшерү вакытында шәһәрнең азык-төлек һәм шулай ук тәмәке продукциясен сатучы бер кибетендә составында никотин булган, авыз куышлыгына куеп кулланыла торган продукция сатылуы ачыкланган. Әлеге тәмәкесез никотинлы катнашманың ныклылыгы бер порциядә 40 тан алып 65 миллиграммга кадәр.
Бу бер тәмәке кабы белән бертигез дәрәҗәдә. Әлеге продукция аның сыйфатын һәм кеше сәламәтлегенә куркынычсыз булуын раслаучы документларсыз сатылган. Нәтиҗәдә, барлыгы 9 партия - 45 берәмлек продукция сатудан алынганлыгы турында хәбәр итә Роспотребнадзор бүлегенең баш белгеч-эксперты Гүзәл Мөхетдинова.
Гөлназ Хәйретдинова
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев