Лениногорск көрәшчеләре Кекусинкай каратэ буенча медальләрнең өч төрен дә алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск көрәшчеләре Кекусинкай каратэ буенча медальләрнең өч төрен дә алды

Ульяновск шәһәрендә Кекусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Турнир Татарстанның якын-тирә төбәкләреннән һәм Идел буе федераль округыннан 500дән артык катнашучыны җыйды .
Безнең "FC KATANA" командасы турнирдан 4 медаль алып кайтты.

 Нарек Симонян һәм Ника Долголаптева  -1 урыннарны яуладылар. Кызлар арасында тагын бер спортчы кызыбыз -Юлия Сергееева көмеш медальгә ия булды. Ә бронза медальне Булат Бирдин алды.

Әлеге ярышлар шулай ук Россия Чемпионатына һәм Беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булды. Илкүләм бәйгедә якташларыбыз сынатмас дип ышанабыз.

 

фото: «КАТАНА» клубыннан


Нет комментариев