Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәп яны участокларында җәй дәвамында эшләр бара

Лениногорскида мәктәп яны участокларында класслар график буенча җәй көне эшлиләр, участокларда эш кайный.

Эшләр июньннән башлана, августта гына тәмамлана. Шәһәрнең 8нче мәктәбе хәбәр иткәнчә, мәктәп яны участогында хәзер 8А классы эшли икән.

8нче мәктәп яны участогында чәчәкләр, куаклыклар, үсемлекләр утыртылган. Аларны вакытында карап тормасаң, юкка чыгуы да бар.

Укучылар чүп утый, аннары чүпләрне җыештырып та куя.

Мәктәп яны участогының  үсеп килүче буынга  хезмәт тәрбиясе бирүдә роле зур. Биредә укучылар үсемлекләр биологиясе белән дә якыннан таныша.   
 

фото: https://vk.com/feed?w=wall-216689749_199

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев