Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Әниләр йөрәге” бәйрәм концерты, матурлык һәм талантлар конкурсы узды.

 

Район башлыгы исеменнән котлау сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары  Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады. Ул көчле рухлы кешеләргә карата рәхмәт белдерде, Лениногорск районында 6000дән артык үзенчәлекле кеше яшәвен билгеләп үтте, алар физик мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан иҗатта да, спортта да уңышларга ирешәләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр район һәм республика тормышында актив катнашалар.

Концерт программасын 14 нче мәктәп укучысы Фаиз Мингалимов һәм җырчы Рамил Габитов ачты.  Алга таба Мәдәният сарае сәхнәсендә Эльвира Ключникова җитәкчелегендәге  14 нче мәктәпнең вокаль ансамбле  чыгыш ясады.

Инде өченче ел рәттән безнең шәһәрдә гадәти булмаган конкурс уза һәм икенче ел рәттән аның республика статусы бар - бу әниләр конкурсы, аларның балалары аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек, кояш балалары әниләре.

Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән тугыз гүзәл зат “Әниләр йөрәге” матурлык һәм талантлар бәйгесен ачып җибәрде.

Әлбәттә, мондый масштабтагы конкурсларны оештыру һәм үткәрү иганәчеләр һәм хәйриячеләр ярдәменнән башка узмый.  Безнең шәһәрдә битараф булмаган һәм ярдәмчел җитәкчеләр һәм эшкуарларның күп булуы бик сөендерә, алар бу чараның иганәчеләре булып тора.

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев