Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәпләре директорларына куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим ителде

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Искәртеп узабыз: кичә Мәскәү мәктәбендә укучылар заложник итеп алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды. Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә...

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз: кичә Мәскәү мәктәбендә укучылар заложник итеп алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды.
Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.
Бу хатта мәгариф оешмасы җитәкчесе балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуы да искә төшерелә.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә педагоглар һәм укучыларның ата-аналары арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, мәгариф идарәсе тарафыннан муниципаль органнарга 4-8 февральдә хокук саклау органнары һәм башка контрольдә тоту структуралары хезмәткәрләре белән бергә мәгариф учреждениеләрендә саклык дәрәҗәсен тикшерү, шулай ук, куркынысызлыкны арттыру чараларын тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаттахов