Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәтендә физик мөмкинлеге чиклеләр белән очрашу узды

Шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә даталар уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Менә чираттагысы – физик мөмкинлеге чикле кешеләр декадасы уңаеннан, җылы, уңай атмосферада очрашу үткәрделәр.

 

Чараны оештыручыларның берсе -  Ләйлә ханым әйтүенчә, соңгы ике елда пандемия сәбәпле, мондый очрашу уздырылмаган. “Физик мөмкинлеге чиклеләр үзләрен кимсетелгән итеп тоймасыннар, алар да башкалар белән беррәттән барлык хокукларга ия, шунлыктан алар белән күрешеп алырга булдык”, - ди.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рауповның үтемле вәгазе берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ул физик мөмкинлеге чикле булу ул бары тик  тән халәте генә, дип билгеләп узды. “Ул - кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәребез  Мөхәммәд с.г.в: “Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгы белән тиң”, - дип әйткән. Ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан колларын сыный”, - диде.

Кечкенәдән үк инвалид арбасында булган Рушания ханым Гаязова үзенең шөгыльләре хакында сөйләде, күңел төшенкелегенә бирешмәскә чакырды. Аның шәмаилләр ясау тарихын барысы да кызыксынып тыңлады. Соңыннан үзе язган шигырен укыды.

Мөхтәсибәт очрашуга килүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгән, аларны тараттылар, аннары тәмле аш-сулары белән сыйладылар.

Рәшидә исемле ханым мондый очрашуга бик тә канәгать булуын белдерде, аралашулар кирәк хәзерге заманда, мәчетебезгә, оештыручыларга рәхмәт, ди. 

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев