Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерлары спартакиадада сынатмады (+фотолар)

Лениногорск пенсионерлары республика Спартакиадасы җиңүчеләре, дип шатлыгы белән уртаклашты Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск районы рәисе Гөлнур Низамова.


29 июньдә Казан шәһәрендә спорт комплексы базасында Бөек Җиңүгә багышланган «Өченче буын» пенсионерларның республика спартакиадасы узды.
Спорт бәйрәмендә 32 команда, 320 спортчы-пенсионерлар катнашты, Спартакиада 6 спорт төре буенча узды. Өлкән яшьтәгеләр җиңел атлетика, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү, дартс, катнаш эстафетада үз көчләрен сынадылар. Шулай ук һәр катнашучының ГТО нормаларын үтәү мөмкинлеге бар иде.

Безнең спортчы-пенсионерлар активлык күрсәтте. Йөзүчеләр: Владимир Свежинкин һәм Любовь Гыйләҗева 2нче урынны алды. Лениногорск командасы команда беренчелегендә 8нче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев