Лениногорск районында Сабантуйлар бәйрәмен Зеленая Роща авылы башлый
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында Сабантуйлар бәйрәмен Зеленая Роща авылы башлый

Зеленая Роща авылында тиздән Сабантуй.

Лениногорск шәһәре һәм районыбыз авылларында Сабантуйлар 7 һәм 8 июньдә булса, Зеленая Роща авылы милли бәйрәмне беренчеләрдән булып башлый.

1 июньдә нефтьчеләр белән күңелле бәйрәм уздырачаклар.

авыл мәйданында Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана. Үзешчән артистлар чыгышы булачак.

Ат чабышлары, татар халык уеннары, конкурс-ярышлар, гер күтәрү, канат тарту һәм башкалар. Килегез, кызык булачак, ди оештыручылар.

 

 

фото: редакция архивыннан


Нет комментариев