Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Чияле Тау авылында авылдашлар очрашты

Чияле Тау авылында 1925-1926 елларда тормыш башлана. Анда Яңа Иштирәк авылыннан кешеләр күченеп килә. Ул елларда тауларда һәм урманнарда бик күп чия агачлары үскән һәм авыл исемен Чияле Тау дип кушканнар.

Колхозлашу хәлләре башлангач, авыл халкы колхоз оештырган. Соңрак “Дирижабель” дип аталган колхозны Яңа Иштирәк колхозына кушканнар. 2006 елдан авылда бер йортта да торучы кеше калмый. Шулай итеп 80 ел эчендә Чияле Тау авылы юкка да чыга. 
Ләкин авылда бер кеше тормаса да, халык әле дә булса, кайтып йөри. Җәен авылда җиләк, гөмбә җыярга кайталар. Зиратка кереп, ата-бабаларының күмелгән каберлекләре янына киләләр, әрвахлар рухына дога кылалар. Зиратка күмелүчеләр артып тора. Мәңгелек йортны әйләндереп алган койма агач такталардан гына иде. Ул череде, яраксыз хәлгә килде. 2000 елда авыл халкы исеменнән Фәнүс Гыйматдинов (язманың авторы була) “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка зиратның коймасын тимердән әйләндереп алу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Ул әлеге гозерне тыңлаганнан соң эшне  “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка йөкли. Нефтьчеләр бик тиз вакытта һәм сыйфатлы итеп зиратны тимер койма белән әйләндереп алалар, буяп та куйдылар. Еллар узу белән буяның төсе тоныкланды, тимер койманың кайбер җирләре күгәрә башлады. Агачлар да зур, биек булып үсте.
2017 елда авылдашлар бер-берсе белән хәбәрләшеп, зиратны артык агачлардан чистартырга, койманы яңадан буярга карар кылалар. Аннары һәрберсе матди яктан өлеш кертеп, буяу сатып алып, бер кат буяп та куйдылар. Шул зиратны тәртипкә китереп, күмәк эшләр башкарганда, әйдәгез әле, авылдашлар, бер җыелып, күрешик-очрашыйк, шул ук вакытта әти-әниләрнең, әби-бабайларның рухына дога кылыйк, дигән фикер-тәкъдим яңгырады. Моңа барысы да шатланып риза булды, очрашуны оештыру сорауларын хәл итүне үз өстемә алдым.
Эшне авылдашларны барлап, телефон, таныш-белешләр аша элемтәгә чыгып, очрашуга чакырудан башладым. Күп чиялетаулылар, кырык эшен кырык якка ташлап, туган якка, туган нигезгә ашкынды. Менә ул дулкынландыргыч күрешү!  Күз яшьләрен дә түгеп алалар, сөйләшеп туймыйлар.
Шушы авыл кешесе, хәзерге вакытта Яңа Иштирәк авылында имам Сабирҗан хәзрәт догалар укыды. Зиратта җыелган авылдашлар әрвахларны искә алдылар. Аннан авыл көне концерт програмасы белән дәвам итте. Авылдашыбыз Талиянең инде күптән ишетмәгән моңлы җырларын тыңладык. Үзләре чыгып җырлаучылар да, биючеләр дә аз булмады. Казаннарда пылау, шулпа пеште. Самавырлар чыжлап торды. Бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй, спорт уеннарында да көч сынашып алдылар. Көянтә  белән сулы чиләкне күтәреп йөгерүе ни тора!
Чияле Тау халкы элек-электән күмәк эшкә бик теләп йөри иде. Хәзер дә зиратны тәртипкә китерү, бәйрәм мәшәкатьләре эшендә теләп катнаштылар. Барысына да зур рәхмәт.  Аерым билгеләп үтәсе килә: Риваль Садриев, Ришат Хәмидуллин, Минәхтәм Ихсановны. Эчәр сулар, җыелыр ризык читтә булганга, бергә очрашу, күрешүләр сирәк була шул. Киләсе елларда да һәркайсыбыз исән-сау булып, яңа очрашулар насыйп булса иде, дигән теләктә таралышты авылдашлар.


Фәнүс Гыйматдинов, Әлмәт
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев