Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы буенча "Алтын дага" туристлык маршруты үтәчәк

Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллинның атлар фермасында"Алтын дага" туристлык маршруты программасын төзүчеләр булып китте. Ферма Түбән һәм Югары Каран авыллары арасында урнашкан. Эшче төркем составында ТР Сәүдә-промышленность палатасының административ советы рәисе , әлеге маршрутның инициаторы Азат Шәйхетдинов, Әлмәт, Актаныш, Баулы һәм Сарман районы вәкилләре катнашты. Кунаклар ат чабышларын карады, атта йөрү...

Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллинның атлар фермасында"Алтын дага" туристлык маршруты программасын төзүчеләр булып китте.


Ферма Түбән һәм Югары Каран авыллары арасында урнашкан. Эшче төркем составында ТР Сәүдә-промышленность палатасының административ советы рәисе , әлеге маршрутның инициаторы Азат Шәйхетдинов, Әлмәт, Актаныш, Баулы һәм Сарман районы вәкилләре катнашты. Кунаклар ат чабышларын карады, атта йөрү мөмкинлеге оештырылган иде, карачкыны яндырдылар, кымыздан авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар.


"Интурмед" туристлык фирмасы ТР Сәүдә-промышленность палатасы белән берлектә, авыл туризмын үстерү программасын төзегән.

- Программада республиканың 16 шәһәре һәм районы катнашуы планлаштырыла. Бүген без Лениногорскида татар атларын үстерү үзәге эше белән танышып, әлеге атлар фермасын туристлык маршрутына кертүне хәл итү максатыннан килдек, диде Азат Шәйхетдинов.

Әлеге эшкә районда авыл җирлекләрен тарту да карала. Ә Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай" атлар фермасы авыл туризмын үстерү мәйданчыгы булачак.

Лениногорск районы администрациясе матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтын дага