Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы мәктәпләрендә бәдрәфләр төзелә

Районның 10 мәктәбендә быел җылы бәдрәфләр пәйда булачак. Бу максатлар өчен республикага федераль бюджеттан субсидия бүлеп бирелгән. Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин сүзләренчә, әлеге программага укучылар саны 50дән арткан мәктәпләр керә. - Районыбызның Куакбаш, Түбән Чыршылы, Федотовка, Сарабиккол, Яңа Сережкино, Иске Куак, Иске Иштирәк, Керкәле, Ивановка һәм Подлесный мәктәпләрендә җылы...

Районның 10 мәктәбендә быел җылы бәдрәфләр пәйда булачак. Бу максатлар өчен республикага федераль бюджеттан субсидия бүлеп бирелгән.
Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин сүзләренчә, әлеге программага укучылар саны 50дән арткан мәктәпләр керә.
- Районыбызның Куакбаш, Түбән Чыршылы, Федотовка, Сарабиккол, Яңа Сережкино, Иске Куак, Иске Иштирәк, Керкәле, Ивановка һәм Подлесный мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр төзелешенә керешкәннәр. Хәзерге вакытта аларда кызу эш бара, ә кайберләрендә төгәлләнү алдында. План буенча барлык эшләр декабрь ае ахырына тәмамланырга тиеш, - ди ул.
Авыл мәктәбе балалары өчен куандым әле. Беренчедән, сәламәтлек өчен уңайлы булса, әлеге заманчалары куркынычсыз да булачак.
Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә эшне тиздән төгәлләргә җыеналар. Мәктәп директоры Рәсилә Галиева әлеге программаның балалар сәламәтлеге өчен мөһим булуын ассызыклады.
- Эшләр сыйфатлы итеп һәм үзвакытында алып барыла, билгеләнгән вакытка сыешабыз. Кул югычлар, унитаз һәм су җылыткычлар гына урнаштырасы калды. Кызларның эшенә күз тимәсен, җиренә җиткереп эшлиләр, - ди ул.
Мәктәп укытучылары да әлеге яңалыкны шатланып кабул иткән.
- Җылы бәдрәф бик кирәк иде. Балалар бәдрәфкә еш йөри, салкында өс-башларына да кимичә чыгып киткәлиләр. Җәйге җылы көннәрдә ярый да бит, ә менә кышкы буранда яисә яңгыр вакытында йөрүе рәхәт түгел, - ди Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы Гүзәлия Ганиева.
Менә шулай, авыл мәктәпләре дә хәзер уңайлыклары ягыннан шәһәрнекеннән калышмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев