Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында 2021 елда гомуми нигездә пенсиягә 533 кеше чыгуы көтелә

Билгеле булганча, 2019 елдан бирле Россиядә этаплап пенсия яше арттырыла, ул картлык буенча һәм дәүләт тәэмин итүе өчен иминият пенсиясе билгеләнү хокукы бирә.


Пенсиягә яңача күчү чоры 2028 елда төгәлләнәчәк, ул вакытта 1963 елгы һәм яшьрәк ир-атлар 65 яшьтә, 1968 елгы һәм яшьрәк хатын-кызлар 60 яшен тутырып пенсиягә чыгачак.

“2021 елда иминият пенсиясен алу хокукына 56 яшь тә 6 ай яшенә җиткән хатын-кызлар һәм 61 яшь тә 6 аен тутырган ир-атлар ия булачак. Тиешле яшькә җитүдән тыш, стажның һәм шәхси пенсия коэффициентларының минималь таләпләре үтәлергә тиеш. 2021 елда иминият пенсиясенә хокукны 12 еллык стажы һәм шәхси коэффициенты 21 булган кешеләр ала алачак”, – дип аңлатты Лениногорск шәһәре һәм районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Айгөл Исламова.

Шул ук вакытта пенсия яше кагылмаячак хезмәткәрләр категориясе дә саклана.  Бу беренче чиратта пенсиягә алданрак чыгу өчен льготалары булган кешеләргә кагыла.

Белгечләр билгеләвенчә, пенсия яше арттырылу инвалидлык буенча пенсиягә кагылмый. Ул тулы күләмдә саклана һәм эшләү сәләтен югалткан кешеләргә каралган. Инвалидлык төркемен билгеләгәндә кешенең яше исәпкә алынмый.

 

Фото: "Татар информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев