Чисталык яклы.
Лениногорск шәһәренең «Сугышчан туганлык» оешмасы районның Вәли хуторында «Шурави» чишмәсе территориясен җыештыруны оештырды.
Чара барышында катнашучылар чишмәга баручы юл буйлап һәм чишмә янында 20 капчыктан артык көнкүреш чүп-чарын җыйдылар, шулай ук ял итү зонасын тәртипкә китерделәр.
Эш тәмамлангач, солдат боткасы әзерләнде.
Төбәгебезнең табигый байлыкларын саклауга керткән өлешләре өчен барлык активистларга афәрин, диябез.
фото: Сугышчан туганлык оешмасыннан
Нет комментариев