Заман сулышы

Лениногорск сайлау участокларында саклык чаралары үтәлә (фотолар)

Бүген, 1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көнендә Лениногорск шәһәрендә - 23, районда 32 сайлау комиссиясе эшли.



Участокларда барлык санитар нормалар үтәлә. Тавыш бирергә килүчеләрнең температурасы үлчәнә, кулларны дезинфекцияләү бар.

Участокларда керү-чыгу юллары аерым. Социаль дистанция саклана, махсус билгеләр сызылган.

Саклык максатында, килүчеләр паспортларын комиссия әгъзаларына күрсәтә генә, кабиналар да пәрдә белән капланмаган.

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: