Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск сәнгать мәктәбе укучылары республика бәйгесендә җиңүче

“Мин Шишкин кебек ясыйм” республика конкурсы җиңүчеләре арасында Лениногорскиның яшь рәссамнары да бар.


Быел конкурс 17нче мәртәбә үткәрелде. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәмендә уза. Җиңүчеләрне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында бүләкләделәр.

2021 елда конкурска Татарстанның 24 районыннан 605 рәсем җибәрелгән. Нәтиҗәдә жюри 9 шәһәр-районнан 18 җиңүчене билгели.
Лениногорск балалар сәнгать мәктәбеннән  Варвара Федорова әлеге конкурсның җиңүчесе, аңа I дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк тапшырыла. Варвараның укытучысы – Эльмира Галләмова.

Әлеге укытучының тагын бер укучысы Аяз Загретдинов Алабуга музей-тыюлыгының махсус призына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев