Дарья инде ике тапкыр Европа беренчелегендә һәм өч тапкыр Россия беренчелегендә җиңде.
Лениногорскилы, якташыбыз, бокс мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле Дарья Антипова яшьләр (17-18 яшь) арасында бокс буенча дөнья беренчелегендә катнашачак.
Ярышлар 14-28 октябрьдә Черногориянең Будва шәһәрендәге Mediterranean Sports Center спорт комплексында уза. Турнирда 75 милли федерациядән 550дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Нет комментариев