Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студентлары халыкара Төзелеш чемпионатында алтын призга ия булдылар

Санкт-Петербургта өченче халыкара Төзелеш чемпионаты узды.

Анда Лениногорск политехник колледж студентлары катнашты.

Студентлар Гришанин Александр һәм Пахарев Михаил  Татарстанны чемпионатта лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр һәм «Монтаж оборудования КИПиА» («КИПиА җиһазларын монтажлау») номинациясендә алтын призер иясе булдылар.

«КИПиА җиһазларын монтажлау» номинациясендә команда катнашучыларына эш урыннары нәкъ реаль эш процессын күрсәтүче итеп ясалган иде. Биремнәрнең катлаулылыгы һәм уникальлеге датчиклар урнаштырылган ике урында (су һәм газ) торбаүткәргеч системасының катнаш моделендә тора. Студентлар беренче көндә үк тырышлык куеп, үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар Мәскәү энергетика университеты, Урал дәүләт университеты һәм җыелма Белоруссия студентларына көндәш булдылар.

Политехник колледждан хәбәр иткәнчә, жюри экспертлары колледж студентларының эшен югары бәяләгән, аларның предприятие белгечләре дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәрен билгеләп үткәннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев