Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студенты һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" чемпионаты призёры

Октябрь ахырында Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча

«Абилимпикс-2018» төбәк чемпионаты узды. Анда Лениногорск политехник колледжыннан студент Миләүшә Бадыйкова катнашып, җиңү яулады.
Ул “Экономика һәм бухгалтерский учет” компетенциясендә беренче урынга лаек булды. Күптән түгел Мәскәүдә узган  Илкүләм чемпионатта Татарстан командасы составында катнашты.
“Экономика һәм бухгалтерский учет” компетенциясендә 48 катнашучы арасында Миләүшә өченче урын алды.
Миләүшә чемпионатка җитәкчесе – Ләйсән Гәрәева белән барды. Миләүшә колледжның икенче курсында укый. Чемпионатта катнашуына шат. “Үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Монда катнашып кайткач, үзалдыма максат та билгеләдем. Хәзер шуңа ирешергә тырышачакмын”, ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев