Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табиблары спортта да уңышлар яулый

Алабугада медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зональ этабы узды.

Республиканың 6 районыннан табиблар һәм фельдшерлар үзара көч сынашты. Лениногорск табиблары белән беррәттән Чистай, Азнакай, Баулы, Зәй, Алабуга табиблары спортның төрле төрләре буенча ярышты.

Һәр команда 6 төр ярышны үтте: җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, йөзү, шахмат, канат тарту.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Лениногорск табиблары старт башлануга яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр, өстәл теннисында һәм канат тартуда беразга гына калышканнар.

Спартакиада нәтиҗәсе буенча Лениногорск табиблары командасы икенче урынны – көмеш медальне ала, ә беренчене – Азнакай табиблары, өченчене – Алабуга районы.

 

фотолар: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_1023

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада медицина хезмәткәрләре Лениногорск табиблары