Лениногорск тренеры Руслан Лущиков диплом белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск тренеры Руслан Лущиков диплом белән бүләкләнде

Ул грек-рим көрәше буенча укытучы-тренер.

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы булып эшләүче Руслан Сергеевич Лущиков Татарстан Республикасының шәһәр, муниципаль округлары спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2024" республика  конкурсында  "Яшь тренер" номинациясендә өченче урын алды. Татарстан Спорт министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

 Тренерны лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз.
 


Нет комментариев