Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдат көненә багышланган чара узды

3 декабрь көнне Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» ярдәме белән Билгесез солдат көненә багышланган чара узды.

 

Анда КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы һәм Лениногорск политехник көллияте студентлары катнашты. Аларга эзтабарлар хәрәкәте, солдат шәхесенең ничек билгеләнүе һәм ничек итеп аның туганнарын эзләүләре турында сөйләделәр.

Сугыш тәмамланганнан соң 40 ел узгач, Бәкер авылында туып-үскән Хәсән Хәниповның батырлыгы турында билгеле булуы турында мәгълүмат бирделәр. Воронеж янындагы сазлыкта ул немец бомбардировщигы һөҗүмен кире кайтарып, үзе шунда һәлак булган.  2018 елда тагын ике содлдат Кирлегәчтән Риаз Зариповның һәм Урдалыдан Минзөфәр Гәрәевның солдат язмышы турында сөйләделәр.   Барлык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне дип игълан ителде. Бу дата ил территориясендә һәм аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчыларына багышланган. Әлеге Дата очраклы гына сайланмаган. 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат калдыклары Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән күчерелә (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәм Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә Александровка бакчасында күмелә.

Туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев