Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары –“Тамчы шоу” бәйгесендә

Түбән Чыршылы мәктәбенең VI сыйныф укучылары - Илсаф Вафин, Илсөяр Зыятдинова, Ленар Шәйхетдинов "ТНВ" каналында баручы "Тамчы шоу" бәйгесендә катнашты, дип хәбәр итә әлеге сыйныф җитәкчесе Талига Сәйфиева. Алар Яшел Үзән мәктәбеннән килгән укучылар белән көч сынашкан. Анда Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре буенча, төрле илләрнең танылган урыннары, галимнәргә багышланган...

Түбән Чыршылы мәктәбенең VI сыйныф укучылары - Илсаф Вафин, Илсөяр Зыятдинова, Ленар Шәйхетдинов "ТНВ" каналында баручы "Тамчы шоу" бәйгесендә катнашты, дип хәбәр итә әлеге сыйныф җитәкчесе Талига Сәйфиева.
Алар Яшел Үзән мәктәбеннән килгән укучылар белән көч сынашкан. Анда Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре буенча, төрле илләрнең танылган урыннары, галимнәргә багышланган сораулар булган. Бәйге киеренке барган. Көндәшләреннән бары бер баллга гына калышып, түбән чыршылылар икенче урын яулаган. Алар сертификат, истәлекле бүләк һәм Г.Камал театрына билетлар белән бүләкләнгән. Бәйгене телевизордан октябрь аенда күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тамчы шоу