Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары 340 килограмм батарейка җыйган

«Гринта»ның төбәк операторы Лениногорск укучылары җыйган 340 килограмм батарейкаларны алып китте.

 

Батарейкаларны шәһәр-район  укучылары җыйды. Мондый акцияләр  соңгы ике ай дәвамында  мәктәпләрендә оештырылды. Батарейкалар Чиләбе шәһәренә озатылачак, аларны эшкәртү буенча иң якын завод анда урнашкан.

    Батарейкаларны гадәти көнкүреш калдыклары  белән бергә ташларга ярамый. Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка гына да  20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металллар белән зарарлый. Батарейканың металл тышчасы,  күгәреп, җимерелә һәм туфракка, грунт суларына куркыныч матдәләр эләгә. Хәтта аз микъдарда да алар кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин,- ди "Гринта" җәмгыяте  генераль директоры Светлана Ярлыченко.

Татарстанның көнчыгыш зонасында батарейкалар җыю нокталары «Гринта»га хезмәт күрсәтүче 23 муниципаль районның һәрберсендә оештырылды. Быел региональ оператор тарафыннан барлыгы 9 тонна батарейка чыгарылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тоннага күбрәк.

 Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Дюрасел Раша компаниясе ярдәме белән уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак. Иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Узган ел  максималь күләмдә батарейкалар җыйган мәктәпләргә компьютерлар бүләк иткән булганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев