Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча алмаячак

Федераль бюджеттан сыйныф җитәкчеләре булып эшләгән укытучылар өчен өстәмә акчага субсидия бүленмәячәк. РФ Хөкүмәте шул хактагы закон проектын хупламады, дип яза "Известия". Искәртеп узабыз: 2014 елның сентябрендә Дәүләт Думасына закон проектын мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары коммунист Олег Смолин җитәкчелегендәге КПРФ һәм "Гадел Россия"дә депутатлар төркеме керткән иде. Ул закон...

Федераль бюджеттан сыйныф җитәкчеләре булып эшләгән укытучылар өчен өстәмә акчага субсидия бүленмәячәк. РФ Хөкүмәте шул хактагы закон проектын хупламады, дип яза "Известия".


Искәртеп узабыз: 2014 елның сентябрендә Дәүләт Думасына закон проектын мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары коммунист Олег Смолин җитәкчелегендәге КПРФ һәм "Гадел Россия"дә депутатлар төркеме керткән иде.
Ул закон проектында "төп белем бирү программалары буенча дәүләт аккредитациясе узган белем бирү эшчәнлеген башкаручы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары, шулай ук хосусый белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләренең" окладларына 3 мең сум күләмендә өстәмә акча билгеләнү күздә тотылган. Депутатлар ниятләгәнчә, закон 2015 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш булган.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, "сыйныф җитәкчелеге белем бирү процессының мөһим элементы булып тора, иң беренче чиратта, тәрбия бирү буенча."
2006 елдан башлап төбәкләр сыйныф белән җитәкчелек иткән өчен өстәмә акча түләүгә федераль бюджеттан субсидия алды. Хөкүмәтнең тиешле карары нигезендә, өстәмә акча күләме 1 мең сум тәшкил итте. 2014 елның 1 гыйварыннан субсидия гамәлдән чыгарылды.
Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев