Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк район хастаханәсе яңа табиб – эндоскопия белгечлеге белән тулыланды

Кадрлар мәсьәләсе.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә бу елның май аеннан яңа табиб‑эндоскопист Тимур Владимирович Тишабаев эшли. 

Тимур Владимирович Үзбәкстанда туган. Аның медицинадагы юлы Андижан медицина институтында гомуми профильле табиб белгечлеге буенча (1999-2006) укудан башлана. 2006-2008 елларда ул нейрохирургия буенча клиник ординатура уза.

2010 елдан 2018 елга кадәр хәрби хезмәттә була. Шул вакыт эчендә ул медпункт табибыннан полк медицина начальнигына кадәр юл үтә. 

Сайланган һөнәрендә үсәргә омтылу аны «Нейрохирург» белгечлеге буенча кабат укырга китерә — 2022 елда ул аккредитацияне уңышлы тапшыра. Шуннан соң ул Тамбовта нейрохирург булып эшли башлый.

Аннары һөнәри юлы Тимур Владимировичны Түбән Камага алып килә, анда ул дүрт ел эшли.

2019 елда эндоскопия буенча беренчел специализация узган.

Нейро һәм микрохирургиядәге бай тәҗрибәсе Тимур Владимировичка эндоскопик диагностикага аеруча игътибар белән карарга мөмкинлек бирә.

Тимур Владимирович – гаиләле кеше, дүрт бала тәрбиялиләр. Гаиләгә уңайлы булсын өчен Яңа Чыршылыда йорт (служебный дом) бирелгән.

Яңа табибның белеме һәм профессиональлеге Лениногорск шәһәре һәм районы халкына файда китерер дип ышанабыз.

 

Чыганак һәм фото: Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев